Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман лагереның көзге сменасы тәмамланды
Бирегә көзге каникуллары вакытында дини белемнәрен ныгытырга теләгән 90 га якын бала йөрде
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 3-7 ноябрьдә “Гаилә” мәчетендә мөселман лагере эшләде. Бирегә көзге каникуллары вакытында дини белемнәрен ныгытырга теләгән 90 га якын бала йөрде. Шушы вакыт эчендә Россия ислам институты студентлары балаларга ислам нигезләре, Коръән уку, фикх буенча белем бирде. Әхлак кагыйдәләре һәм дини кыйммәтләр мәсьәләсенә аеруча зур басым ясалды.
Дәресләрдән тыш, балалар төрле мәдәни чараларда катнашты. Алар өчен рәсем бәйгесе, ризык әзерләүдә осталык буенча ярыш, кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган иде. Кул эшләрен алар Бәхрәйн кунакларына да бүләк итте.
Лагерьның ябылу тантанасына балалар махсус концерт программасы әзерләгән иде. Биредә үзләштергән осталыкларын һәм яңа белемнәрен әти-әниләренә, мәчеткә килгән кунакларга күрсәтте.
Татарстан мөфтие урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында шундый күркәм бәйрәм оештырырга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Балаларга алган белемнәрен киләчәктә тагы тирәнәйтүләрен теләде.
Чара Рәхмәт хатлары тапшыру һәм бәйрәм ашы белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз