news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман киносы фестивалендә Төркия режиссеры Нури Билге Джейлан фильмнары тәкъдим ителәчәк

Фестивальдә кинорежиссерның дүрт - «Поселок», «Отчуждение», «Времена года» һәм «Три обезьяны» фильмы тәкъдим ителәчәк

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында Төркия режиссеры, оператор, фоторәссам Нури Билге Джейлан фильмнары күрсәтеләчәк. Татарстан тамашачысы аның эшләре белән тәүге тапкыр таныша алачак.
Фестивальдә кинорежиссерның дүрт - «Поселок», «Отчуждение», «Времена года» һәм «Три обезьяны» фильмы тәкъдим ителәчәк. Аларны “Корстон” һәм “Мир” кинотеатрларында 15-19 сентябрь көннәрендә карап булачак. Бу фильмнар төрле кино фестивальләрендә танылу призлары ала, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot