news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман киносы фестивалендә – Төркия фильмнары

1 һәм 2 октябрьдә “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Төркия киносы көннәре узачак.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 һәм 2 октябрьдә “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Төркия киносы көннәре узачак.

Фестивальне оештыручыларыннан алган мәгълүматка караганда, 1 октябрьдә 16, 18 һәм 20 сәгатьтә “Киномечта”, шулай ук «Органик», «Корстон» һәм  «Мир» кинотеатрларында “Момо”, «Не будь глупцом», «Поезда Адема» исемле төрек фильмнары күрсәтеләчәк.

Чарада Әнкарадагы Халыкара кинофестиваленнән килгән вәкиллек катнашыр дип көтелә. Аның составында режиссер Эриш Акман; вәсикави фильмнар режиссеры, академик Хакан Айтекин; Төркия Республикасы телерадиокомпаниясенең телевидение бүлеге җитәкчесе урынбасары Бюлент Ата; кинематографист, республиканың Мәдәният һәм туризм министрлыгының кинометография буенча комиссия әгъзасы Ирфан Дәмиркол; актерлар Шәриф Сезер, Тарык Акан, Джем Озер, Нургөл Йәшилчәй да булыр дип уйланыла. Фоторәссам Ибраһим Демирель “Корстон” кинотеатрында үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100