news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман киносы фестивале оештыру комитеты эшен төгәлләде

Сайлап алу комиссиясен җитәкләүче Россия кино белгече Сергей Лаврентьев тиздән финалистлар исемлеген игълан итәчәк.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ“). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыру комитеты 56 илдән 967 гариза кабул иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заявкалар АКШ, Европа, Азия, Көнчыгыш илләреннән алынган. 30 уен, документаль һәм анимацион фильм Татарстан кинематографистларыннан алынган.

Сайлап алу комиссиясен җитәкләүче Россия кино белгече Сергей Лаврентьев тиздән финалистлар исемлеген игълан итәчәк. 

  • Мөселман киносы фестивале Казанда 4-10 сентябрьдә узачак. Фильмнар Grand Cinema 3D Port Cinema һәм «Мир»кинотеатрында күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot