Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман киносы фестивале конкурсында “Бибинур” фильмы катнашачак
Быел VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан тәкъдим ителгән 20 фильмның 9ы сайлап алынган
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Быел VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан тәкъдим ителгән 20 фильмның 9ы сайлап алынган.
Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кинофестивальнең “Тулы метражлы уен фильмы” номинациясендә режиссер Юрий Фетингның “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк. Кыска метражлы фильмнар арасында тамашачылар Илдар Ягъфәровның “Брелок” киносын карый алачак. “Уен булмаган фильм” номинациясендә Азат Ганиевның “Сәйдәш” һәм Людмила Усованың “Города-побратимы” дигән фильмнары тәкъдим ителәчәк. “Анимация” номинациясенә исә Татарстанда төшерелгән биш мультипликацион картина сайлап алына. Алар – Сергей Ромашкинның «Зилант», Сергей Киатровның «Кызыклы шәкерт», Марат Ганиев һәм Сергей Киатровның «Кисекбаш», Сергей Киатровның “Малай белән күбәләк» һәм «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз