news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман кинофестивалендә Лев Толстой һәм Махатма Ганди хакындагы фильм тәкъдим ителде

Махатма Ганди көч кулланмыйча бәйсезлеккә ирешү идеологы буларак бөтен дөньяда танылган шәхес.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). XII Халыкара Мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында Галина һәм Анна Евтушенколарның “Лев Толстой һәм Махатма Ганди: чор интерьерындагы ике портрет” документаль фильмы күрсәтелде.

Әлеге кинофильм тамашачыларны тарихка күз салдыра. Аның төп идеясе - явызлык, сугыш, ачлыкка каршы көрәшү кешеләрне берләштерә. Фильм, атамасыннан күренгәнчә, Лев Толстой белән Махатма Ганди арасындагы бергәлек хакында. Ике шәхес тә кан коюга, гаделсезлеккә каршы була. Алар бер-берсе белән күрешә алмасалар да, үзара хат алышу күп кенә еллар дәвам итә. Махатма Ганди Лев Николаевичны үзенең укытучысы дип саный. Бөекбританиянең колониясе булган Һиндстанны Махатма Ганди тыныч юл белән генә бәйсез дәүләт итмәкче.Төрле ил, катлам, дин кешеләре явызлыкка каршы эш алып барулары нәтиҗәсез калмый. 1947 нче елның августында Һиндстанның бәйсезлек алуында, һичшиксез, бу шәхесләрнең роле зур.

Кызганыч, Лев Толстой үлгәннән соң Махатма зур югалту кичерә, көн дә аны искә ала. Махатма ике сугыш, 17 ачлык кичерә. Фильмда Гандиның мөселманнар һәм индусларның дус-тату яшәүләренә зур көч куюы күрсәтелә. Мөселман киносы фестивалендә режиссер Галина Евтушенконың беренче катнашуы. Шулай ук ул “Лев Толстой һәм Казан” дигән яңа эш өстендә дә эшләп карарга теләген белдерде.

Кинофильмны караганнан соң тамашачыда фикер төрлелеге барлыкка килде. Казан Федераль Университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм Тюркология югары мәктәбенең 2 курс студенты Дилә Гарипова бу фильмны мәктәптә дөрес юлны күрсәткеч, ярдәмлек буларак куллансалар әйбәт булыр дип санавын әйтте. “Әлеге әхлакый, психологик фильм миңа зур тәэсир ясады. Беренче карашка фильм ике күренекле акыл иясенең дуслыгы турында булса да, чынында исә мәгънә күпкә тирәндәрәк ята. Яшьләргә, мәктәп балаларына хәзерге буталчык дөньяда дөрес юнәлештә фикер формалаштыру өчен һәм, гомумән, киләчәктә яшәр өчен менә дигән фильм, хәтта мәгариф министрлыгы аша мәктәп балаларына класс сәгатьләре өчен ярдәмлек буларак та тәкъдим ителә ала”, - ди Дилә.

Тик арада тулаем канәгать калмаган тамашачылар да очрады. Наҗия Насыйбуллина әлеге фильмда Лев Николаевич Толстойның Казан һәм Ислам диненә кагылышлы факторларны ишетергә теләгән һәм документаль фильмны эшләнеп бетмәгән дип санавын әйтте.

Гомумән алганда, тамашачылар фильмны уңай бәяләп, режиссерларга уңышлар теләделәр.

Граф Лев Николаевич Толстой (1828 - 1910) – иң танылган рус язучыларының берсе. Мәгърифәтче, публицист, дин эшлеклесе. Империя Фәннәр академиясе әгъзасы.

Мохандас Карамчанд «Махатма» Ганди (1869 - 1948) — һинд сәяси-иҗтимагый эшлеклесе, Һиндстанны Бөекбританиядән кан коюга бармыйча азат итү фәлсәфәсе (сатьяграха) идеологы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100