news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе башкалада Рамазан аеннан соң узачак
Хәзердән үк чарага Татарстан төбәкләреннән генә дә күпләп гаризалар кабул ителгән
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Мөселман киемнәре дизайнерлары арасында “Islamic clothes” дип исемләнгән халыкара бәйге Рамазан аеннан соң узачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина белдерде. Хәзердән үк чарага Татарстан төбәкләреннән генә дә күпләп гаризалар кабул ителгән. Наилә ханым әйтүенчә, бүгенге көндә алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу буенча шәһәр-районнарда бәйгеләр оештырыла икән.
Югары һәм урта махсус уку йортлары, профессиональ дизайнерлар, Ауропа, Азия һәм Африка илләре кече предприятиеләренә үзара хезмәттәшлек шартлары булдыру, гомуми мәдәни пространствоны формалаштыру, иҗади багланышларны үстерү һәм ныгыту, мода индустриясе юнәлешендә яшь белгечләрнең профессиональ осталыкларын үстерүдә идеяләр алмашу, тәҗрибә уртаклашу; шулай ук яшьләрне һәм җәмәгатьчелекне Ислам мәдәниятенә җәлеп итү, мөселман модасындагы яңа тенденцияләрне, заманча идеяләрне өйрәнү һәм дә псевдоислам һәм экстремистик идеологиягә каршылык күрсәтү — әлеге бәйгенең төп максаты булып тора.
Конкурста катнашучы рәссам-дизайнерларга мөмкинлекләрен, талантларын мода өлкәсендәге белгечләргә, югары уку йортлары укытучыларына күрсәтү, шулай ук текстиль һәм тегү сәнәгате алдынгы белгечләре белән очрашу мөмкинлеге бирелә.
“Islamic clothes” бәйгесе “Профессионал” һәм “Профессиональ булмаган дизайнер” дигән ике төп номинациядә узачак. Моннан тыш, әлеге бәйге кысаларында “Милли костюм” дигән аерым бер бәйге дә үткәрелә. Анда катнашучылар бары тик бер — “Халык традицияләре һәм этносимволик билгеләр” дигән номинациядә көч сынашачак. “Бүгенге көндә яшьләрнең милли костюмнарга ихтыяҗы юк. Моны исә киемнәрнең заманча булмавы белән аңлатырга була. Шуңа да конкурста яшь буынны җәлеп итәрлек үзенчәлекле эшләр булуына өметләнәбез”, - ди КДТУ каршындагы җиңел сәнәгать институтының дизайнерлар кафедрасы мөдире Венера Хамматова.
“Әйтергә кирәк, мөселман киемнәре белән милли киемнәр арасында уртаклыклар шактый күп. Әлеге бәйге әнә шуны дәлилләр, шул ук вакытта без мөселман киемнәрен башка милләтләр күзлегеннән дә күрә алачакбыз”, - дип белдерде Дөнья мәдәнияте институтының мәдәни чаралар оештыру бүлеге вәкиле Эссам Абдулла.
Мөселман киемнәре дизайнерлары арасында уздырылучы бәйгенең Казанда үткәрелү юкка гына түгел. Чөнки Татарстан төньяк һәм көнчыгыш мәдәниятләрен берләштерүче нокта булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot