news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мөселман киеме бәйгесенең иң яхшы коллекцияләре В.Зайцевның Модалар йортында күрсәтеләчәк

Жюри эшендә катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр белгечләре белән беррәттән, Мәскәүдән Вячеслав Зайцевның ярдәмчесе Разыя Уразованың килүе көтелә

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узачак «Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесенең иң яхшы коллекцияләре модельер-дизайнер Вячеслав Зайцевның Модалар йортында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр итте.


Алдан хәбәр иткәнчә, әлеге бәйгегә Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Финляндия кебек ерак чит илләрдән, Үзбәкстаннан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, Краснояскидан, Пермьнән, Екатеринбургтан һәм Казан дизайнерларыннан 80 коллекция килгән иде. Халыкара бәйгедә Татарстанның Сарман, Зәй, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы мөселман киеме тегүчеләре дә катнаша. Коллекцияләр милли костюм, көндәлек һәм бәйрәм көннәрендә кия торган киемнәр номинацияләрендә тәкъдим ителә. Күпчелек коллекцияләр - хатын-кыз киемнәренеке, балалар киемнәре дә бар.


Наилә Җиһаншина сүзләренчә, бу коллекцияләрнең барысы да халыкка күрсәтүгә чыгарылмый. 3 октябрь көнне “Корстон” ял үзәгендә узачак тантанада 10 коллекция тәкъдим итәргә уйлыйлар. Аңарчы – 1-2 октябрь көннәрендә коллекцияләрне “энә күзеннән” үткәрәчәкләр, сайлап алу туры булачак. “Корстон”дагы чаралар 3 октябрьдә кичке 6да башлана.


Коллекцияләрне халыкка Казан дәүләт технология университетының Җиңел сәнәгать технологиясе, мода һәм дизайн институты белән хезмәттәшлек итүче модельләр агентлыгы күрсәтәчәк. Жюри эшендә катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр белгечләре белән беррәттән, Мәскәүдән Вячеслав Зайцевның ярдәмчесе Разыя Уразованың килүе көтелә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, дизайнерлар үз талантларын мода өлкәсендәге күренекле белгечләргә һәм иҗат вузларының тәҗрибәле укытучыларына күрсәтәчәк, текстиль һәм тегү сәнәгатенең әйдәп баручы белгечләре белән очрашачак, “Җиңел сәнәгать эшләнмәләре дизайны һәм проектлаштыру проблемалары һәм перспективалары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.


Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла.
Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан мэриясе, Россия дизайнерлары берлеге, Мисырның “Көньяк дала” университеты, Кино сәнгате академиясе һәм «Rahalla» мәдәният һәм сәнгать фонды; Халыкара гарәп-славян элемтәләре һәм стратегик тикшеренүләр үзәге, ТДГПУ, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияты институты, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе булышлык күрсәтә.


«Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесе җиңүчеләре кубоклар, зәркән эшләнмәләре һәм косметика белән бүләкләнәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100