Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае, ягъни Мәүлид ае башланды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәме уздырырга ниятли
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген, 23 декабрьдә, мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.
Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
ТР МДН 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәмен уздыра. 4 гыйнварда исә Теләче районында нәзарәт карамагында эшләүче ятим балалар приюты ачыла.
Шулай ук Мәүлид аенда татар Коръән хафизлары Кол Шәриф мәчетендә өзлексез Коръән укый башлаячак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Фотосурәт http://www.kazved.ru сайтыннан алынды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз