Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Мөселман хатын-кызлары кибетенә «Клон» сериалы җәлеп итә
^Мөселман хатын-кызлары кибетенә «Клон» сериалы җәлеп итә
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арслан Минвәлиев). Билгеле булганча, Татарстан урамы, 18нче йортта дүртенче ай «Әс-сәлам» мөселман хатын-кызлары киемнәре кибете эшли. Башкалада мондый беренче кибетне ачканда, аны оештыручылар күп кенә гүзәл затларның күңелләренә хиҗәпнең хуш киләсен уйламаган да.
«Әс-сәлам» кибетен гамәлгә кертүчеләрнең берсе Зөлфия Максутова сүзләренә караганда, шаригать кауннары буенча яшәүче мөселманнардан тыш (кибет турында Россиянең күп кенә төбәкләрендә беләләр, биредә Пермь, Әстерхан, Ульян, Волгоград вәкилләре булып киткән), кибеткә исламга бернинди катнашлары булмаган кешеләр дә килә. Сатучыларга еш кына «Безгә «Клон» сериалындагы Джадиныкы кебек күлмәк алып кайтыгыз. Өйдә шундый киемдә йөриячәкмен», - дип мөрәҗәгать итүчеләр еш була. Шул рәвешле, шәрык киемнәре үзләренә һаман җәлеп итеп тора.
Көн саен кибетебездә 50гә якын кеше була. Бу айларда «Әс-сәлам»да ике меңгә якын кеше булган. Сатулар күләме мөселман бәйрәмнәрендә аеруча күбәя. Рамазан аенда сатып алучылар өчен бүләк – бушлай яулыклар бирдек. Корбан бәйрәмендә исә, бар тауарга 5 процентлы ташламалар ясадык. Шулай ук җыелма ташламалар системасы эшли. 7 мең сумлык тауар алганнар - 3 процентка, 10 мең сумлык тауарга исә, 5 процентлы дисконт ала, диде Зөлфия Максутова.
«Әс-сәлам»га хиҗәпләрне, элеккегечә, Мәскәүнең «Әл-Бәракәт» ательесы һәм Төркиянең текстиль компанияләре җибәрә. Кибет хуҗалары сүзләренчә, «Әл-Бәракәт»нең баш модельеры Жанна Умм Габдрахман татарстанлылар өчен милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, махсус үрнәкләр эшли. Киләчәктә ирләр киемнәре линиясен ачу да каралган. Хәзер исә, яулыклар аеруча күп сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз