Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман хатын-кызлары эшкуарлыкка омтыла
Хәләл бизнес ачу өчен шәригать кануннарын белү кирәк.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мөселман хатын-кызлары өйдә генә утырырга тиеш, дип күпләр ялгыша. Алар дөньяви хатын-кызлардан берничек тә калышмый. Алар үз бизнесларын өйдә, бала ялында утырганда ук җәелдерергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ике бала анасы, 37 яшьлек Резеда Сөләйманова хәбәр итте.
Бүген “Туган авылым” күңел ачу комплексында “Ислам һәм акча. Шәригать кануннары буенча бизнес” дигән темага лекция укылды. Россия Федерациясе мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештырган чара Татарстан эшкуар-мөслимәләрендә популярлык казанган.

Резеда Сөләйманова мондый очрашуларны калдырмаска тырыша. “Мин - хуҗабикә, иремне - эшкә, балаларымны бакчага озаткач, өйдә үзем генә калам, - ди Резеда Сөләйманова. Буш вакытларда ниндидер файдалы гамәл белән шөгыльләнәсем килде. Мөселман хатын-кызлар өчен махсус оештырыла торган лекцияләр турында ишеткәч, бирергә килергә булдым. Һәрбер очрашуда катнашырга тырышам. Үзем өчен файдасын күрәм. Киләчәктә интернет киңлекләрендә мәгълүмат тарату белән шөгыльләнәсем, хәләл кәсеп итәсем килә”.

Бүген “Туган авылым”да җыелган мөслимәләр каршында Казан федераль университеты укытучысы, эшкуар Наида Алиева чыгыш ясады. Ул “Ислам һәм акча. Шәригать кануннары буенча бизнес” дигән темага мастер-класс күрсәтте.

“Россия мөселман эшкуарлары Ассоциациясе күптәннән эшли, - ди Проект авторларының берсе Эльза Хөснетдинова. – Биредә мөселман эшкуарлары берләшкән. Максат – берләшү, бер-беребезгә ярдәм итү. Шундый ук оешманың мөслимәләр арасында да төзергә кирәклеге ачыкланды. Узган елның октябрь аенда эшкуар мөслимәләр дә берләшә башлады. Бизнеста кирәк булган мәсьәләләргә багышланган төрле темаларга , төрле спикерлар белән очрашулар оештырабыз. Психология, киенү тәртипләре һ.б. темаларга да танылган, үз өлкәләрендә уңышка ирешкән бизнесменнарны чакырып лекцияләр оештырабыз. Шәхсән мин үзем Коръәннән аятьләр укый торган мөселман курчаклары җитештерәм. Татарча сөйләшә торган курчаклар ясап карарга да теләгем бар. Хәләл, хәерле бизнес ачу өчен шәригать кануннарын белү кирәк”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз