news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман гаиләләре нык булырга тиеш

Мөселман гаиләләре нык булырга тиеш

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Бу көннәрдә Санкт-Петербургның “Татарстан” татар җәмгыяте төрле милләттәге мөселман яшьләре өчен танышу кичәсе үткәрде. Бу чараның төп максаты – төрле милләт яшьләрен бер-берсе белән таныштыру, алда яшь парларга Ислам кагыйдәләренә нигезләнгән гаилә корып җибәрүгә ярдәм итү һәм катнаш никахларның санын киметү. Санкт-Петербургта гаммәви мәгълүмат чараларының Ислам традицияләрен бозып күрсәтү йогынтысына бирелеп, катнаш никахлы гаиләләрнең аерылышу турындагы гаризалары күбәеп киткән. Шушы уңайдан “Татарстан” җәмгыяте яшьләр арасында динебезнең төп асылын аңлату буенча актив эш алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot