Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе яңа эш башлаучыларга ярдәм итү үзәген булдырды
Үзәкне оештыру идеясе РФМЭАның хатын-кыз эшмәкәрләр департаментыныкы.
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Россия Федерациясенең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (РФМЭА) структурасында эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаучыларга ярдәм итү үзәге барлыкка килде. Үзәкне тантаналы рәвештә тәкъдим итү Казан рестораннарының берсендә оештырылды.
Үзәкне оештыру идеясе РФМЭАның хатын-кыз эшмәкәрләр департаментыныкы. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаучыларга ярдәм итү үзәгенең максаты – эш өчен мөһим булган белем бирү, эшмәкәрләрне кызыксынулары буенча туплау, аларга үзара аралашу мөмкинлеге тудыру. Аерым алганда, эшмәкәрләр өчен лекторий булдыру, мастер-класслар уздыру күздә тотыла. Моннан тыш, үзәк эш эзләүче мөселманнарның бердәм базасын туплаячак. Татарстан хөкүмәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, КФУ, “Сәләт” оешмасы белән уртак проектлар булдыру да каралган.
“Эшмәкәр хатын-кызларның эшчәнлеге ил үсешендә яңа фактор булып тора, – ди оештыручылар. – Эшмәкәр хатын-кызларның көчле яклары – игътибарлылык, эшне сыйфатлы итеп башкарырга омтылу, сабырлык һәм алдан күрүчәнлек”.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаучыларга ярдәм итү үзәгенә һәркем мөрәҗәгать итә ала, теркәлү бушлай башкарыла. РФМЭА структурасында теркәлүнең мөһим бер өстенлеге бар – бизнес җәмгыять составында булу сезнең шәхси брендыгызны булдыруда булыша, диде департаментның координация советы әгъзасы Диләрә Фәтхуллина.
Үзәкне тәкъдим итү тантанасына эшмәкәр хатын-кызлар, журналистлар чакырулы иде. Алар өчен РФМЭАның хатын-кыз эшмәкәрләр департаменты әгъзасы, танылган психолог Зөлфия Максутова “Акчасыз калуның 7 психологик сәбәбе” дигән лекция уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз