Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман эшкуарлары ассоциациясе эшче төркеменең утырышы уздырылды
Анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Кичә “ Туган авылым” комплексында Мөселман эшкуарлары ассоциациясе эшче төркеменең утырышы уздырылды, анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Ул үзенең чыгышында җәмгыятьтә рухи-әхлакый һәм дини кыйммәтләрне тергезүдә бизнесның өлеше зур булуын ассызыклады һәм оешманың даими әгъзалары санын арттыру тәкъдимен җиткерде.
Марат Кабаев җитәкчелегендәге ассоциация исә аңа үсеш планын тәкъдим итте. Очрашуда бүгенге көндә үсеш кичергән хәләл-индустрия хакында да сүз булды. Катнашучылар Татарстанның бу өлкәдә югары потенциалга ия булуына басым ясады һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Искәртеп үтәбез: күптән түгел Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршында 10 кешедән торган эшче төркем төзелде. Анда эшкуарлар һәм ислам бизнесы, финаслар белән шөгыльләнүче белгечләр керде, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз