news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман дизайнеры рәссам, психолог һәм укытучы булырга тиеш – Наҗия Галимова

Мин өлешчә миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең тормышы белән яшим, ди дизайнер.

Мөселман дизайнеры рәссам, психолог һәм укытучы булырга тиеш – Наҗия Галимова
Расих Фасхутдинов

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Мөселман дизайнеры Наҗия Галимова фикеренчә, дизайнер матурлык булмаган очракта да матурлыкны күрә белергә тиеш. Бу хакта ул “Хәзерге заман индустриясендә мөселман киеме” дип аталган лекциясендә хәбәр итте.

“Дизайнер бер ук вакытта рәссам, психолог һәм укытучы булырга тиеш", – ди ул.

"Рәссамнар нигә кирәк? Сугыш була калса, икътисачылар исәп-хисап белән шөгыльләнерләр, пешерүчеләр пешерерләр. Ягъни, кемдер нәрсәдер эшләр. Ә нәрсәгә рәссам, музыкант, шагыйрь? Илһамландырырга", - дип белдерде ул. Ул үзенең хәзерге вакытта мактанып әйтерлек эшләре булмаганлыгы, әмма булганнары белән бик горурлануын һәм кадерләвен әйтте.

Дизайнер әйтүенчә, эш процессы вакытында ул өлешчә мөрәҗәгать итүчеләрнең тормышы белән яши. “Миңа кеше килгәч, яңа китап язган шикелле чиста биттән башлыйм. Аның балачагына кайтам. Шөгыльләре, кызыксынулары турында сораштырам. Аерыласы килми торган кешеләр дә була. Эш әзер булгач, китап ябыла”, - ди ул. .

“Минем өчен хатын-кызның яше дә, капланып йөрүе дә чик тудырмый. Дини аспектларга килгәндә, яһүд, христиан яисә мөселман булуының минем өчен аермасы юк. Минем өчен кешелеклек мөһим", - диде ул.

Наҗия Галимова ничек итеп дизайнер булып китүе турында да сөйләде. "Тугызынчы сыйныфта бездән инша язарга сорадылар. Мин бик озак уйладым һәм яздым: “Мин сирәк булган, бу дөньяда үзенең эзен калдырып, кешеләргә максималь файда китерә торган һөнәр сайларга телим”. Кешенең ниндидер миссиясе булырга тиешлеген аңлый идем. Ул вакытта ук үземнән соң эз калдырасы килә иде”, - дип сөйләде ул.

Наҗия Галимова мөселман һәм дөньяви кием дизайнеры, дипломлы белгеч, I һәм II «Islamic Clothes» Халыкара мөселман киеме бәйгесенең Гран-при иясе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100