news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман дин әһелләре татар телендә эш алып баруга омтылырга тиеш – Дамир Мөхетдинов

Россия мөфтиенең беренче урынбасары фикеренчә, республика Диния нәзарәте, православие руханилары дөрес юнәлештә.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телен саклап калуга бәйле вазгыятьтә Татарстандагы мөселман дин әһелләре татар телендә эш алып баруга омтылырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов белдерде.

“Бу мәсьәләдә республика Диния нәзарәте, православие руханилары да үзенең төгәл ачык позициясен әйтте. Алар милли республикада яши торып, башка халыкларның туган телләрен өйрәнү кирәклеген әйтә, - дип Дамир хәзрәт Мөхетдинов республика мөфтие, митрополитның да дөрес позициядә булуын белдерде. - Сөйләргә генә түгел, эшләргә дә кирәк, күбрәк әдәбият бастыру, татарча вәгазьләр уку кирәк. Дөрес, бу мәсьәләдә күпертү кирәкми. Берничә мәчеттә татар телен белмәүчеләр өчен рус телендә дә вәгазьләр булырга тиеш. Ничек кенә кызганыч булмасын, барлык имамнар да татарча иркен сөйли алмый. Ә гомумән алганда, алар дөрес юнәлештә”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100