news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман белем бирү өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр Укытучы көнен билгеләп үтә

Хәзерге көндә республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда мөселман белем бирү оешмаларында һәм мәчет каршындагы курсларда хезмәт куючы мөгаллимнәр дә Укытучы көнен билгеләп үтә. Бу турыда Татарстан Диния назарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда соңгыларының саны – ике меңгә якын. Хәзерге көндә республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Биредә квалификацияле 240 мөгаллим эшли. Шуларның 70е – фән кандидантлары һәм докторлары. Моннан тыш, мәчетләр каршындагы курсларда дөньяви һәм дини белемгә ия 1500 мөгаллим ислам нигезләре буенча тәрбия бирә.

Бүген Татарстанда өч баскычлы дини белем бирү системасы гамәлгә ашырыла: мәчетләр каршындагы курслар (башлангыч) – мәдрәсә (урта) – институт-академия (югары). Барлык һөнәри дини уку йортлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. Мәдрәсәләр һәм мәчетләр каршындагы курслар мөгаллимнәренең профессиональ тәҗрибәләрен арттыру һәм квалификацияләрен үстерү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте квалификацияне күтәрү курслары һәм аттестация оештыра.

2012 елдан Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Әлеге чара ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100