Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады
Мөселман балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады
(Уфа, 30 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфага якын гына урнашкан бик матур табигать кочагында мөселман балалары өчен махсус оештырылган җәйге лагерь эшли башлады. Анда татар, башкорт һәм башка милләт балалары рәхәтләнеп ял итәчәк һәм динебез Исламның нигезләрен өйрәнәчәк.
Әлеге лагерьны булдыру тәкъдиме белән Башкортстандагы «Рамазан» дини җәмгыяте чыккан иде. Аны Нурмөхәммәт Нигъмәтулла җитәкчелек иткән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте дә хуплады һәм бу игелекле эштә ярдәм итте. Мөселман балалары лагерена 13 яше тулган һәм динебез Ислам белән кызыксынучы балалар кабул ителә. «Рамазан» дини җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Рәҗәб хәзрәт әйтүенчә, анда балалар рәхәтләнеп ял итү белән бергә, гарәп телен дә өйрәнәчәк. Намаз укырга өйрәтү дә, Коръән сүрәләрен ятлату да каралган.
«Балаларыбыз республикадагы берничә эре ширкәтнең һәм җәмәгатьчелек оешмаларының хәйрия акчалары исәбенә ял итә, – ди Рәҗәб хәзрәт. – Үсмерләргә чын мөселманча тәрбия бирүне һәм аларга гарәп телен өйрәтүне исә «Рамазан» дини җәмгыятенең дин әһелләре үз өстенә алды».
Мондый мөселман балалары лагерьларын киләчәктә тагын берничә районда ачу күзаллана икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз