news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга скутер биреләчәк

Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөри.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). 15 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында республика күләмендә мөселман балалар Сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр үткәрелә. Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөри. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Сабан туенда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре - Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чуваш Республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән: ир-атлар - түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укыла. Узган ел бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелгән иде.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр сөйләве белән үрелеп барачак.

Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлый торган чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Баш Батырга – скутер, беренче урынга – тизйөрешле велосипед, башка урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Моннан тыш, Сабан туенда төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак.

  • Мөселман балалар Сабан туе 15 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уздырыла. Башлана 10.00 сәгатьтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100