Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман балалар Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән булырга тиеш
Чараны быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештыралар.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Балтач районының Бөрбаш авылында 15 июльдә узачак мөселман балалар Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән булырга тиеш. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар", диелгән әлеге хәбәрдә.
Чараны быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештыралар.
Сабан туена чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чувашстан республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Өйлә вакыты җиткәч җәмәгать белән намаз укылачак.
Узган елны бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелгән булган.
"Сабан туй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Барлыгы төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак", дип яза Диния нәзарәте.
Моннан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга скутер, башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
- Сабан туе 10.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз