news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Сафиуллин ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге белән җитәкчелеккә кайтты

Элекке министр Икътисад министрлыгы белән алга таба да тыгыз хезмәттәшлек итәргә ышандыра

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллинның кичә бу посттан үз теләге белән кинәт кенә китүе җәмәгатьчелектә беркадәр аптыраш тудырды. Мәскәүгә эшкә күчә икән дигән имеш-мимешләр дә таралды. Марат Сафиуллин Татарстаннан беркая да китәргә җыенмый. Ул кабат ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге белән җитәкчелеккә кайтты. Бүген “Татар-информ” хәбәрчеләренә ул яңа эш урынында беренче комментарийларын бирде.
“Барлык тормышым республика белән бәйле, аннан китәргә уйламыйм”, -дип Марат Сафиуллин барлык имеш-мимешләрне таратты. Үзенең кабаттан Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәген җитәкләвен ул гади генә итеп аңлатты. “Мин фән кешесе. Бер фәнгә кереп киткәнсең икән инде, аннан чыгу мөмкин түгел”.
ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге ТР Президенты Указы белән 2004 ел ахырында төзелгән иде. Аның максаты – фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр уздыру, икътисади проектлар, хөкүмәт органнарының икътисади һәм социаль сәясәте буенча рекомендацияләр эшләү. Марат Сафиуллин озак вакыт министр һәм үзәк директоры вазифаларын берьюлы башкарып килде. Аннан соң бераз вакытка  китеп торган иде.
Икътисад министрлыгы республиканың иң мөһим министрлыкларыннан. Башка структураларга бәя бирү, алар эшчәнлегенең индикаторларын билгеләү, территорияләрне планлаштыру һ.б. мөһим бурычлар аның вазифасында. Шушындый министрлыкны җитәкләү, Марат Сафиуллин фикеренчә, зур киеренкелек сорый торган хезмәт. Ул яңа министрга бу вазифада уңышлар, иң мөһиме сәламәтлек һәм чыдамлык теләде. Яңа министр Мидхәт Шаһиәхмәтовны Марат Сафиуллин зур җаваплы вазифалар башкарган тәҗрибәле җитәкче дип саный.
Икътисад министрлыгы белән 3 ел җитәкчелек итү чорында күп эшләр башкарылды, дип белдерә экс-министр. “Югары җитәкчелекнең бәясе безнең өчен иң мөһим индикатор. Инаугурация тантанасы көнендә ТР Президентның Икътисад министрлыгының еллык коллегиясе утырышында катнашуы символик мәгънәгә ия булды. Анда ул министрлык эшчәнлегенә төп бәясен бирде”, -ди ул.

Ирешелгәнннәр белән бер үк вакытта, Марат Сафиуллин тормышка ашып бетмәгән идеяләр калуын да искәртте. Стратегик планлаштыруны ахырына җиткерү шуның берсе. “Соңгы елларда стратегик оператив идарә системасын булдырдык. Хәзер дөнья үзгәрә. Кризис яңа тәэсир итү өлкәләре, яңа катнашучылар барлыкка килүен күрсәтте. Хәзер иң мөһиме – 2010-2015 елларга ТР социаль-икътисади үсеше буенча яңа стратегияне эшләп бетерү”, -ди ул. Марат Сафиуллин ассызыклаганча, ул ачык, җәмгыятьчелек тарафыннан кабул итә алырлык булырга һәм сорау табарга тиеш. Аның белдерүенчә, стратегия инде сентябрь аена әзер дә булырга мөмкин. Шулай ук Татарстанның имиджын алга этәрү буенча да башланган эшне тәмамлыйсы бар.
Марат Сафиуллин икътисад министры вазифасын башкарган чорда республика үсеше өчен мөһим булган шактый программаларга кураторлык итте. Хәзер ул бу посттан киткәч, программалар белән кем җитәкчелек итәчәк, дигән сорау туа. “Бу – Икътисад министрлыгына бик үк хас бурыч түгел иде. ТР Президенты Аппараты, Хөкүмәт белән булган сөйләшүләрдән соң, бу юнәлештә ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эше буенча департамент эшчәнлеген көчәйтергә карар кылынды”, -ди ул. Татарстан Президенты шул ук вакытта Марат Сафиуллинга бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга тәкъдим иткән.
ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге көчле фәнни-аналитик нигез, дип саный Марат Сафиуллин. “Моңа кадәр дә үзәк һәр министрлык белән актив хезмәттәшлек итеп килде. Икътисад министрлыгы белән тагын да тыгыз хезмәттәшлек булды. Республикада яшәү сыйфаты, коррупция дәрәҗәсе һ.б. билгеләү буенча тикшеренүләрнең барысы шушы үзәктә башкарылды. Хәзер ике арада хезмәттәшлек, беренче чиратта, үсеш стратегиясе кысаларында барачак”, -дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100