news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Сафиуллин: ”Татарстанда 2010 елда төбәк тулаем продуктының 2,4 процентка үсүе көтелә ”

Халыкның айлык керемнәре 9,1 процентка артып, 15 мең 900 сум күләмендә булачак дип фаразлана

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советында “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыћлаулары уза. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

Татарстан Президенты Минтимер Шђймиев 14 октябрьдђ, ТР Конституциясе џђм ТР Бюджет кодексыныћ 76, 94 нче статьялары нигезендђ, ТР Дђњлђт Советына “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” џђм “2010 елга Татарстан Республикасы Мђќбњри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы ТР закон проектларын юллады.

Утырышта ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин иң элек ТРның 2010 елга социаль-икътисади үсеше фаразы белән таныштырды. Бу фараз дәвам итүче икътисади кризис шартларында төзелгән. Республиканың баш икътисадчысы сүзләренчә, киләсе ел бюджетын формалаштырганда доллар курсы – 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Төбәк тулаем продуктының – 2,4, сәнәгать җитештерүе индексының – 2, хезмәт хакы фондының – 4,2, инвестицияләр үсешенең – 1,7, кулланучылар бәяләр индексының 10 процентка үсүе көтелә. Республиканың баш икътисадчысы хәбәр иткәнчә, хезмәт хакы күләме, 2009 елга караганда, 98,5 процент тәшкил итәчәк. Халыкның айлык керемнәре 9,1 процентка артып, 15 мең 900 сум күләмендә булачак.

М.Сафиуллин республика икътисадындагы проблемаларга тукталып, ел башыннан эшсезлекнең кискен артуын (хәзер ул 52 мең кешене тәшкил итә), сумның ныгуын, эчке ихтыяҗның акрын җайга салынуын билгеләп үтте. Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, хәзер икътисадта хәл җиңелдән түгел. “Безгә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә көчне туплап эш итәргә кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100