news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

М.Сафиуллин:“Продукцияне бары электрон аукцион ярдәмендә алуны йөкләүче нормалар кирәк”

Мәскәүдә “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә заказалар урнаштыру турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү һәм федераль контрактлар системасын формалаштыру мәсьәләләре каралды

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә заказалар урнаштыру турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү һәм федераль контрактлар системасын формалаштыру мәсьәләләре каралды. РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашында узган коллегия утырышында Татарстанда дәүләт заказын үстерү перспективалары аерым урын алды. Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин чыгышы тыңланды.

Аның белдерүенчә, бүгенге вәзгыять шартларында әлеге юнәлеш республиканың икътисади сәясәтендә үзәк урын алып тора. “Дәүләт заказы өлкәсендә манипуляция дәрәҗәсенең үсеш өчен киртә тудыруын 2002 елда ук аңлауга ирешелде. Чыгымнар артты, аларның нәтиҗәлелеге төште, бу процесс белән идарә итү мөмкин булмый башлады. Моннан 7 ел элек мөһим норматив-хокукый актлар кабул ителеп, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларның төп инструментлары гамәлгә керде. Рәсми сайт, дәүләт контрактларының электрон реестры барлыкка килде”, -дип ассызыклады ул. Марат Сафиуллин Татарстанда 2004 елда электрон сәүдәне кулланылышка кертү дәүләт заказы системасын үстерүдә мөһим этап булды, дип саный. Ул үтемлелеген, бюджет акчаларын экономияләү мөмкинлеген бүген дә раслап килә. Шушы вакыт эчендә 23 меңнән артык электрон аукцион уздырылган. Электрон сәүдә нәтиҗәсендә контрактның башлангыч бәсенең 9,7 проценты күләмендә икътисади нәтиҗәлелеккә дә ирешелгән.

2006 елда “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә заказалар урнаштыру турында”гы федераль закон гамәлгә керү Татарстан сайлаган юлның дөреслеген исбатлады, дип белдерде Марат Сафиуллин. Ул, нәкъ менә шушы чордан республикада дәүләт заказы системасының тулы күләмдә савыгуы башланды, дип саный. Шул чордан урнаштырылган заказлар суммасының икеләтә артуы күзәтелгән. Хәзер еллык экономия күләме 1 млрд. сумнан артып китә. Шул ук вакытта, Татарстан министры гамәлдәге системаны әле тәмамланмаган дип саный. Ул республикада дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу буенча системаны камилләштерү эше баруын ассызыклады. 2008 ел ахырында, система “Чыгымнар ниятен санкцияләштерү”дигән модуль белән тулыланган. Аны кертү килеп туган икътисади вәзгыять белән бәйләнгән. Марат Сафиуллин аның нәтиҗәле булуын, һәр товар һәм хезмәтнең нигезләмә һәм килештерү процедурасы аша узуын хәбәр итте. Быел “100 мең сумга кадәр сатып алуларның реестры” проектын гамәлгә ашыру башланды. Ул дәүләт заказына кагылышлы аналитик мәгълүматны тулы күләмдә үзәкләштереп алудан тыш, агымдагы чыгымнарга контрольне арттыруга да ярдәм итә. Министрлыклар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең шәхси җаваплылыгын тәэмин итү өчен, алар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре системасына электрон аукционнарның чагыштырма авырлыгы, кече эшмәкәрлектән сатып алынган товарлар һәм хезмәтләрнең өлеше кебек күрсәткечләр кертелгән.

Бүген Татарстанның дәүләт заказы мәйданының федераль заказчылар өчен дә электрон сәүдәләр үткәрергә вәкаләтле урын итеп билгеләнүе куанычлы. Инде 100 дән артык аукцион уздырылган. “Федераль мәйданның эшли башлавы максатчан өйрәтүләр кирәк икәнен һәм электрон сәүдәгә альтернатива юк икәнен ачыклады. Федераль дәрәҗәдә кайбер төр продукцияне бары электрон аукционнар ярдәмендә генә сатып алу бурычын йөкли торган нормаларны кабул итү зарур”, - ди Марат Сафиуллин.

Әлеге мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгының матбугат үзәге ирештерде.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100