news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Сафиуллин: “Хәзерге вакытта дәүләтнең көйләү функцияләре, һичкайчан булмаганча актуаль"

Республикада, кризиска каршы чаралар кысаларында, социаль ипотека, торакны капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырылачак

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ алтынчы утырышында ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин иң элек ТРның 2010 елга социаль-икътисади үсеше фаразы белән таныштырды. Бу фараз Россия икътисады њсеше шартларын исђпкђ алып џђм агымдагы елда республика њсеше нђтиќђлђреннђн чыгып төзелгән.
М.Сафиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә дөнья икътисадында вәзгыять үзгәргән. “Нәкъ менә хәзерге вакытта дәүләтнең көйләү функцияләре, һичкайчан булмаганча, актуаль”, - дип белдерде ул. Министр, республика икътисады алдында торган бурычларга тукталып, иң мөһиме – социаль йөкләмәләрне үтәү икәнлеген ассызыклап үтте. Халыкның куллану мөмкинлекләре тотрыклана баруын белдерде.
Саннарга килгђндђ, 2010 елда доллар курсы – 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле - 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Төбәк тулаем продуктының – 2,4, сәнәгать җитештерүе индексының – 2, хезмәт хакы фондының – 4,2, инвестицияләр үсешенең – 1,7, кулланучылар бәяләр индексының 10 процентка үсүе көтелә.
Республикада, кризиска каршы чаралар кысаларында, социаль ипотека программасы, торакны капиталь ремонтлау программасы, транспорт комплексын үстерү программасы тормышка ашырылачак. Сђнђгать секторында активлыкка стимуллаштыру максатында, республика казнасына ќыела торган берничђ тљр салымныћ ставкалары тњбђнђйтелђ.
М.Сафиуллин республика икътисадындагы проблемаларга тукталып, ел башыннан эшсезлекнең кискен артуын (хәзер ул 58 мең кешене тәшкил итә), сумның ныгуын, эчке ихтыяҗның акрын җайга салынуын билгеләп үтте.
ТР Икътисад министры, республика икътисадын үстерүгә юнәлтелгән эшләр белән таныштырып, чыгышын ТР Президентының “Безнең темпларны акрынайтырга хокукыбыз юк. Бу социаль йөкләмәләрне үтәүне акрынайтачак ” дигән сүзләре белән тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100