news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Республика онкодиспансерын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең элеккеге баш табибы җитәкләячәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллективка Республика клиник онкология диспансерының яңа баш табибы Илгиз Һидиятовны тәкъдим итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Илдар Хәйруллинның, башка эшкә күчүгә бәйле рәвештә, үз теләге белән вазифасыннан китүе хакында хәбәр иткән иде.

Диспансерның яңа баш табибы моңарчы Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсен җитәкләгән.

23 апрельдә «Татар-информ» агентлыгы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм 21нче шәһәр поликлиникасы баш табибларын алыштыруы хакында хәбәр итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100