news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Сәфәров: Интернет версиядән файдалансыннар, ләкин басма матбугатны корбан итеп түгел

Интернет һәм басма матбугат бер-берсенә көндәш булырга тиеш түгел, дип саный баш мөхәррир.

М.Сәфәров: Интернет версиядән файдалансыннар, ләкин басма матбугатны корбан итеп түгел
Султан Исхаков

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Интернет версиядән файдаланырга өйрәнгәннәр икән, рәхәтләнеп куллансыннар, ләкин берсен корбан итеп, икенчесен арттыру юлы белән түгел дип уйлыйм”, - дип белдерде “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, газета-журналларның электрон версиясе һәм басма вариант берсе икенчесенә көндәш булырга тиеш түгел. “Бик ашкынып, безнең матбугатның басма версиясен бетерү ягына таба баралар. Почта, мәсәлән. Ябырылу дип кабул итмәгез, минем районнардан шалтыратып әйтмәгән бер генә атнам да юк. Безгә килмәде, безгә атнага бер тапкыр гына китерделәр, дип зарланалар. Шулай дәвам итсә, кая барасың, теләсәң-теләмәсәң дә, электрон версия кала. Почтальоннар безгә кайвакыт үзләре үк: үпкәләштән булмасын, без атнага дүрт тапкыр ташып йөргәнче, абунәчеләрне атнага бер генә илтә торган басмаларга яздырабыз, дип әйтәләр. Аларны да гаепләп булмый, алар да аз акчага күп эшләгәнче, аз акчага аз эшләү ягын карыйлар. Бу бит нормаль логика, бер уйлаганда. Аларга үпкәләш юк”, - ди Миңназыйм Сәфәров.

Баш мөхәррир Хөкүмәттән каралган акча хисабына “Ватаным Татарстан”ның электрон версиясен камилләштерергә, функцияләрен арттырырга җыенуларын әйтте. “Шулай да, газетаның кәгазь версиясе кирәк дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Мин үзем дә өйгә алдырам аны, өйгә килгән әйбер икенче бит инде ул, күз алдында ул. Электрон әйбер башкарак нәрсә, аны тиз генә табып булмый, тиз генә әйләнеп кайтып булмый, аның белән эш итү авыррак. Шуңа күрә берсе икенчесенә көндәш булырга тиеш түгел. Яшьләрнең укырга вакытлары юк икән, Интернет версиядән файдаланырга өйрәнгәннәр икән, рәхәтләнеп куллансыннар, ләкин берсен корбан итеп, икенчесен арттыру юлы белән түгел дип уйлыйм”, - ди ул.

Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, басма версияне юкка чыгару соңрак үкенечле булуы да ихтимал. “Без һәрвакытта шулай: башта бетерәбез, аннары ашыкканбыз, бусы болайрак, моның бу ягы да бар икән, дип әйтергә мөмкинбез. Без һәрвакыт ашыгып яшибез. Россиядә бигрәк тә. Бер мәгълүмат икенчесен алмаштырганда, төптән җимерәбез, яңасын төзибез, аннары яңасын төзи алмыйбыз, искегә кайтабыз. Совет системасыннан да әле тегесен, әле монысын алырга маташабыз. Ашыкмаска кирәк, тормыш үз җаен ала ул, аны ясалма алга җибәреп, ясалма үтереп тә булмый, шуңа күрә, мин ашыкмыйча гына яшәргә кирәктер дим”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100