news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрьям Ана сыны «Воздвижение Святого Креста» рим-католик гыйбадәтханәсендә сакланачак

Океан аръягыннан килгән Казан кунаклары әйтүенчә, могҗизага ия саналган Изге Ана сынын 13 сентябрьдән, нинди дин тарафдары булуына карамастан, һәркем килеп карый ала

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Мәрьям Ана сынын Казан шәһәренә саклауга тапшыру максатыннан, АКШның Нью-Джерси шәһәреннән Бөтендөнья Фатима Апостолаты католиклар оешмасының (элек ул Зәңгәр Армия - Blue Army - дип йөртелгән) рәсми делегациясе Татарстан башкаласына килүе турында алдан хәбәр ителгән иде. Әлеге делегация җитәкчесе – Бөтендөнья Фатима Апостолаты башкаручы директоры Майкл Ла Корте, Казан шәһәре мэры киңәшчесе Дмитрий Хафизов, католик мәхәлләсе башлыгы Диогенес атакай катнашында бүген Казан мэриясендә матбугат конференциясе үткәрелде.
 Фатима шәһәрендә (Португалия) сакланган Мәрьям Ана сыны копияләренең могҗизага ия саналганнарының берсе булган әлеге сын 13 сентябрь көнне «Воздвижение Святого Креста» рим-католик гыйбадәтханәсенә тантаналы рәвештә тапшырылачак. Диогенес атакай сүзләренчә, киләчәктә аның махсус урыны булачак, төгәлрәге, Изге Ана сыны өчен янәшәдә генә махсус бина төзеләчәк.
 Узган гасырның 70 нче еллары башында Сан-Францискода Россия католик үзәге ректоры – Карл Пацельт атакай Казан Мәрьям Ана иконасын аукционга сату өчен куелуын белеп, аны шәхси кулларга эләгүдән саклап калу өчен, АКШтагы Изге Фатима Апостолатына (ул католик чиркәве тарафыннан таныла һәм оешма хәзерге вакытта 20 млн.нан артык кешене берләштерә) мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, аның җитәкчесе Джон Хэфферт ярдәме белән, дөнья күләмендә акча җыю кампаниясе оештырыла һәм икона 3 млн. АКШ долларына сатып алына һәм Изге Фатима Апостолаты чиркәвенә куела. Соңыннан Рим Папасы аша икона Ватанга кайтару өчен тапшырыла... Диндарлар өчен изге гамәлләрен дәвам итеп, Майкл Ла Корте сүзләренчә, алар Мәрьям Ана сынын да Казанга тапшыруны хуп күргәннәр. Рим Папасының әлеге сынны дини кануннар буенча изгеләштергән булуы да мәгълүм.
 1971 елда сын, законлы юл белән мөмкин булмаганлыктан, Россиягә яшерен рәвештә китертелә. Тукымага төргән килеш Мәскәүнең Кызыл мәйданы аша үтеп, янә АКШка кайтартыла һәм озак еллар дәвамында Нью-Джерсида саклана. «2003 елда сын сакланган дини үзәк бинасында янгын чыгып, Мәрьям Ана сыны шактый зыян күрде. Дөрес, аны башлангыч хәленә китерә алырлык агач эшләре остасы табылды, - дип сөйләде Майкл Ла Корте. – 1917 елда Фатима шәһәрендә кешеләргә күренгән Изге Ана калдырган васыятьләренең берсе – Россияне рухи торгызу. Россияне рухи ныгыту һәм бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру бәрабәренә без бирегә килдек... Могҗизага ия булган Мәрьям Ана иконасы янында сыны да булырга тиеш – бу аның Ватаны. Изге Ана сыны, Россиянең үзе кебек үк, күп зыян күргән, шуңа күрә аның урыны биредә. Татарстанда, Казан шәһәрендә төрле конфессия вәкилләре татулыкта яши – аннан бөтен дөньяга үрнәк алырга кирәк. Изге сынны үзендә саклау хокукын казанлылар гамәлләре белән раслады һәм алар шуның белән көчле дә. Ә сынга беркем дә ия түгел – ул һәммә кешенеке. Нинди дин тарафдары булуына карамастан, аны һәркем килеп карап, рухын ныгыта ала. Аның янында без тынычлыкның сугышлардан өстен булуын, сугышның рухи ярлылык сәбәпчесе икәнен аңладык. Алланы яратып, бер-береңне яратып, бөтен дөньяда тынычлык урнаштырып була. Казанга тапшырылган сын бөтен Россиягә, бөтен төр дин тарафдарларына тапшырылган дип санарга кирәк», - диде АКШ кунагы.
 Католик мәхәлләсе башлыгы Диогенес атакай исә: «Шушы зур бүләкне кабул итеп алуыбызга без чиксез шат. Балалар кырыс, явыз булып үсмәсен өчен гаиләдә ана булу кирәк булган кебек, Мәрьям Ананың янәшәбездә, рухыбызда булуы кирәк», - диде һәм сын христианнар белән католикларны бер-берсенә якынайтуга этәргеч бирер дигән өмет белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot