Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрьям-Ана пәйда булуы теркәлгән Европа шәһәрләре берләшмәсе конгрессы Казанда булачак
Моннан тыш, Казан мэры 6дүшәмбе киңәшмәсе»ндә белдергәнчә, Microsoft компаниясе Казанда «Электрон муниципалитет» проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, шәһәр районнары җитәкчеләренең традицион «дүшәмбе киңәшмәсе»нә рәислек иткән мэр Илсур Метшин узган атнада республика башкаласына кагылышлы әһәмиятле вакыйгаларны барлап, «Без булдырабыз!» республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында «Беренче канал» телекомпаниясе йолдызларының Казанга килеп, аның йомгак өлешендә катнашуларын искәртте һәм шушы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен шартлар булдырган шәһәрнең вазифаи затларына рәхмәт белдерде.
Казан Мәрьям-Ана иконасына бәйле рәвештә Португалиянең Фатима V Халыкара Shrines of Europe конгрессында Казанның әлегә күзәтүче сыйфатында катнашуын, алга таба Мәрьям-Ана пәйда булуы турында теркәлгән Европа шәһәрләре берләшмәсе (ул ябык оешма) әгъзасы булырга өмет баглануын белдереп, Татарстан башкаласының паломниклар үзәгенә әйләнә баруын уңай казаныш буларак телгә алды. Киләсе елга Казанның Мәрьям-Ана пәйда булуы теркәлгән шәһәрләр берләшмәсенең халыкара конгрессын үткәрү ихтималын игълан итте. Аның сүзләренчә, әлеге берләшмәгә кергән шәһәрләр, халкы әллә ни күп булмаса да, елына берничә миллионлаган турист кабул итә, шуңа күрә Казанның да бу яктан мөмкинлекне файдалануы уңышлы булачак, ә андый конгресста катнашу алга таба бер адым булып тора. «Универсиадага кадәр үк туристлар кабул итүдә елына 1 миллионлы баскычны узып китәрлек итеп эшне оештыру теләге зур», - дип басым ясап әйтте мэр.
Утырышта әйтелгәнчә, май ахырында Ярославльда үткәрелгән Халыкара башкалалар һәм зур шәһәрләр ассамблеясы һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евроазия региональ бүлеге утырышында катнашып чыгыш ясаган мэр И.Метшин янә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Евроазия региональ бүлеге президенты итеп сайланган иде. Шул рәвешле, оешманың штаб-квартирасы Казанда урнаша, ягъни Казан алдагы срокка рәислек итүче шәһәр булып санала.
Казан шәһәре башлыгы сүзләренчә, Microsoft компаниясе Казанда «Электрон муниципалитет» проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Нәтиҗәдә, Казан базасында инновацион муниципаль шәһәр бөтен Россия киңлегендә һәм чит илләрдә кулланылачак. Ә 2013 елда Универсиада үткәрергә җыенган Казан моннан отачак кына, чөнки Универсиада вакытында ихтыяҗ булачак проектлар әлеге компания катнашында әзерләнсә, аның тарафыннан күрсәтеләчәк хезмәтләргә 30-50 процент ташлама биреләчәк, диде шәһәр башлыгы. Якын киләчәктә Казан мэриясе вәкилләре һәм Microsoft компаниясе белгечләреннән торган эшче төркем оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз