Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрсин мэрының Татарстан делегациясен кабул итүе Төркия матбугатында яктыртылды
Очрашуда Татарстанның Төркиядәге вәкиле һәм Казан май-экстракция заводы директоры урынбасары Айрат Исмәгыйлов катнашкан.
(Истанбул, 29 август, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Мәрсин шәһәре мэры Ваһап Сәчәрнең Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен кабул итүе Төркия массакүләм мәгълүмат чараларында зур яңгыраш алды.
Мәрсин мэры белән очрашуда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, урынбасары Альберт Латышев, вәкиллекнең баш киңәшчесе Хакан Җошкун һәм Казан май-экстракция заводының (МЭЗ) тышкы сәүдәдән җаваплы җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов катнашкан.
Татарстан делегациясенең Түбән Каманың тугандаш шәһәре Мәрсингә эшлекле сәфәрен «Anadolu», «İhlas», «Demirören», «SonDakikaHaber» кебек илнең иң зур һәм «Уozgatcamlik», «Talas Express Haber», «İklimhaber», «Ncglobals», «Mersinhaber» җирле мәгълүмат агентлыклары, «Hürriyet», «HaberTürk», «Sözcü» кебек иң күп укучыга ия булган газеталар язып чыкты. Очрашу Мәрсин мэриясенең веб-сәхифәсендә дә, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегенең социаль челтәрендә дә яктыртылган.
«Очрашуда Түбән Кама һәм Мәрсин, Мәрсин губерниясендәге Тарсус белән Азнакай калалары арасындагы тугандашлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, COVİD-19 пандемиясенең сәүдә-икътисадка, мәдәнияткә йогынтысы һәм аның зарарларын киметүгә юнәлгән проектлар турында сөйләштеләр», — диелә вәкиллек хәбәрендә.
Төрек матбугаты язуынча, Мәрсин мэры Сәчәр Татарстанның уңдырышлы туфракларга ия булган аграр төбәк булуын белдереп, Мәрсин белән хезмәттәшлеккә туры килә торган республика булуын әйтте.
«Мәрсин — туризм, сәнәгать, логистика, аграр һәм порт төбәге. Бездә сезнең кебек киң басулар юк, әмма уңдырышлы туфрак һәм уңай климат бар, җиләк-җимеш, яшелчә мул җитештерелә, бу тармак буенча экспорт киң җәелгән. Төркия бодай җитештерүче ил буларак беленсә дә, кайчак сыйфатлы бодайга кытлык кичерә. Татарстан исә бөртекле ашлык һәм май җитештерүдә уңышка ирешкән төбәк. Төркиянең майлы орлыкларга ихтыяҗы зур. Бигрәк тә көнбагыш, соя, рапс — безнең өчен мөһим импорт продукциясе. Шунлыктан сезнең белән очрашу нәтиҗәле булыр дип ышанам», — дип ике арада икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү буенча фикерләрен җиткергән.
Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге белдерүенчә, республика делегациясе Мәрсин төбәгендә аграр, азык-төлек җитештерү компанияләр белән очрашкан, Тарсус шәһәрендәге «Азнакай» паркын барып күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз