news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар журналистика турында «Кыямовлар кыздыра» проектын башлады

Проектның беренче чыгарылышы «Идел» журналының You Tube хостингындагы каналында чыкты.

Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар журналистика турында «Кыямовлар кыздыра» проектын башлады
Рамил Гали

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар татар журналистикасына багышланган «Кыямовлар кыздыра» проектына старт бирде.

«Журналистлар, нигездә, язучы, җырчы, биюче һәм башка татар сәнгать әһелләре турында сөйли. Татар журналистлары читтә кала. Әлеге проектны татар журналистикасын пропагандалау максатыннан башладык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» журналының бүлек мөхәррире Мөршидә Кыямова.

«Идел» журналының You Tube хостингында чыккан проектның беренче чыгарылышында татар журналистикасының төп проблемалары игътибарга алына. «Татар журналистлары яза һәм сөйли белми, дигән фикерне күп ишетергә туры килә. Безнең шушы мәсьәләне уртага салып сөйләшәсе килде», — диде Мөршидә Кыямова.

Журналист Илдар Кыямов бүгенге көндә телгә игътибар җитмәвен әйтте. «Редактор, тәрҗемәче, оратор буларак тәҗрибәм бар. Яшь журналистларның әйтелеш, сөйләм, логик хаталары еш очрый. Видеопроект коллегаларыбызга, укытучыларга, алып баручыларга файдалы. Без телне гамәли яктан дөрес куллану мәсьәләләренә тукталабыз», — диде ул.

«Без тәнкыйтькә ачык. Басма матбугатта гына түгел, телевидениедә дә кимчелекләр җитәрлек. Бер-беребезне төзәтеп барсак, эшебез нәтиҗәле булыр. Алдагы чыгарылышларда синтаксик омонимнар, сүзләрне урынсыз куллану, калькалы тәрҗемәләр, паронимнарны дөрес куллану кебек темалар каралачак», — дип сөйләде Илдар Кыямов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100