news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәркәзебездә Татарстан композиторлары көйләре яңгыраячак

21 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Татарстан композиторлары” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 21 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Композиторлар берлеге оешуына 70 ел тулу уңаеннан “Татарстан композиторлары” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак.
Композиторлар берлегенең 70 еллыгы – республикабызның музыка сәнгатендә зур бәйрәм. Әлеге оешма 1939 елда булдырыла. Бүген ул - Россиянең иң эре һәм данлыклы композиторлар оешмаларының берсе. Композиторлар берлеге тарихында күпмилләтле Татарстаныбызның күренекле мәдәният эшлеклеләре – Нәҗип Җиһанов (ул берлекнең беренче рәисе дә була), Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Альберт Леман, Мирсәет Яруллин, Алмаз Монасыйпов тирән эз калдыра.
ТР Композиторлар берлеге оештыра торган, зур әһәмияткә ия чаралар арасында – ТР Композиторлар берлеге корылтаен, “Аурупа-Азия” Халыкара яңа музыка фестивален, Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале, композиторлар язган яңа музыка әсәрләреннән торган симфоник концертлар, композиторларның еллык юбилей концертларын атарга була.
XX гасырның соңгы елларында берлекнең халыкара эшчәнлеге киң үсеш ала. Оешма Татарстан композиторлары музыкасын бөтен дөньяга таныту, дөнья җәмәгатьчелеген республикабызның мәдәни казанышлары белән таныштыру максатын күздә тота. Нәкъ менә ТР Композиторлар берлеге Халыкара заманча музыка ассоциациясенә Россиядән беренче булып керә.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының концертлар бүлегеннән алган хәбәргә караганда, иртәгә булачак концертта үзенчәлекле архив материаллары, Композиторлар берлеге тормышын чагылдыручы фотосурәтләр күрсәтеләчәк. Кичке сәгать 17дә Концерт залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм Нияз Гәрәев җитәкчелегендәге ТР Дәүләт җыр җәм бию ансамбле башкаруында “Җырларым” дип аталган концерт тәкъдим ителә. Концерт программасында – Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллин, Заһид Хәбибуллин, Алмаз Монасыйпов, Рөстәм Яхин, Ринат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Илдус Якубов һәм башкаларның хор әсәрләре яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100