news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Җөмһүрият” төрек газетасы татар рәссамы турында мәкалә бастырды

Татар рәссамы хакындагы мәкалә газетаның “Мәдәният-сәнгать” сәхифәсендә урын алган. Анда Камил Акмановның тормышы һәм эшчәнлеге, иҗатының үзенчәлекләре яктыртылган.

“Җөмһүрият” төрек газетасы татар рәссамы турында мәкалә бастырды
Рушания Алтай

(Истанбул, 22 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең 96 еллык матбугат органы – “Җөмһүрият” газетасы Татарстан рәссамы Камил Акмановның шушы көннәрдә Истанбулда оештырылган күргәзмәсе турында мәкалә бастырды.

Татар рәссамы хакындагы мәкалә газетаның “Мәдәният-сәнгать” сәхифәсендә урын алган. Анда Камил Акмановның тормышы һәм эшчәнлеге, иҗатының үзенчәлекләре яктыртылган.

Татар рәссамының фьюзинг техникасы белән эшләнгән сәнгать әсәрләре хакында Төркия дәүләт телерадио корылыш “TRT”ның “Яңалыклар” тапшыруы, “TRT TATARCА” радиосы да хәбәр итте, аеруча “Sputnik Türkiye”, “Seyrihaber”, “laflaf.net”, “leportale.com”, кебек электрон басмалар да язып чыкты. Алар рәссам иҗатының 30 еллык сәнгать эшчәнлегенә бәя биреп, Истанбул күргәзмәсенең фотосурәтләрен тәкъдим иткәннәр. Якын көннәрдә “Yeni Şafak” газетасында да милләттәшебезнең иҗаты хакында махсус әңгәмә дөнья күрәчәк.

Башкортстанның Яңавыл якларында туып – үсеп, бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Камил Акманов пыяла эретү ысулы белән эшләнгән иҗат күргәзмәсен “Пыяладагы төсләр” (Color Through Glass) дип атаган. Күргәзмәгә ул 40 әсәр әзерләгән. Аларны 4-5 ай эчендә ясадым, ди ул. Күргәзмә Истанбулның Галата манарасы янындагы галерея-кафеда 14 июльдән 5 августка кадәр дәвам итә. 

“Мин бу иҗатымны үзем “пыяладагы акварель” дип атыйм. Мин рәсемне акварель буяулар белән эшләргә яратам. Фьюзинг техникасы - катлаулы һәм чыгымлы ысул. Бу алымга мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе – башка рәссамнарны кабатларга теләмәү. Чөнки сәнгать кешесе үзенчәлекле булырга, үзенчәлекле әсәрләр тудырырга тиеш, дип саныйм”, - дип сөйләде ул “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә, пыяла әсәрләрдән тыш, агачтан юнып эшләнгән сыннар да игътибарны җәлеп итә. Алар татар халык әкиятләрен, мифларын хәтерләтә. Бу хакта рәссам: “1978 елның кышы бик салкын булды. Ул елны хәтта йөз еллык имәннәргә дә салкын тиде. Вакыт узу белән корыган агачлар төбе-тамыры белән ава башладылар. Каткан тамырлар бик кызыклы фигураларга охшап тора иде. Мин алардан күпләп кечкенә шүрәле сыннары ясадым. Агач сыннар ясау әнә шуннан башланды”, - дип сөйләде.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100