news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрхүмнәребезне зурлап озатмасак, без нинди милләт булыр идек – Әзһәр Шакиров

Әлфия Авзалованы озатырга Филармония залына 2000ләп кеше килгән иде.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әзһәр Шакиров Филармония сәхнәсендә ясаган чыгышын татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалованы озатырга дип зал тутырып килгән халыкка рәхмәт әйтүдән башлады.

Дөрес, халык зал тутырып кына түгел, күбрәк тә килгән иде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әйткәнчә, бүген филармония концертлар залында 2000ләп кеше бар иде. Партер белән балкон гына түгел, ә фойе да халык белән шыгрым тулы иде.

“Сезне күрү белән күңелдә зур шатлык туа. Аллага шөкер, сез бар бит әле, дим. Күңел шатлыктан сезгә рәхмәт укый. Үзебезнең мәрхүмнәребезне зурлап озатмасак, без нинди милләт булыр идек?!” – диде Әзһәр Шакиров.

“Халкыбыз исән булганда Әлфия апаның җыры калачак”, - диде үзенә генә хас тавышы Әзһәр Шакиров.

Әлфия Авзалова белән хушлашу чараснынан фоторепортажны Интертат сайтында карарга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100