news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрхүмә журналист Венера Ихсанова белəн хушлашу вакыты билгеле

Венера Ихсанова бүген 86нчы яшендə хастаханəдə вафат булган.

Мәрхүмә журналист Венера Ихсанова белəн хушлашу вакыты билгеле
инстаграм

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанованы иртəгə, 17 февральдә, соңгы юлга озатачаклар. Бу хакта "Татар-информ"га "Сөембикə" журналының баш мөхəррире Гөлнара Сабирова хəбəр итте.

Венера Ихсанова белəн хушлашу иртəгə сəгать көндезге унда Декабристлар урамындагы 115нче йортның 76нчы фатирында булачак. Ул бүген хастаханəдə 86нчы яшендə вафат булган

news_right_1
news_right_2
news_bot