news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрхәмәтсез ана үзенә йокларга комачаулаган баласына карата миһербансыз адымга барган

Чүпрәле районы прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, балалар тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү фактына мөнәсәбәттә җинаять эше кузгатылган

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Чүпрәле районы прокуратурасы, Чүпрәле муниципаль районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча,Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче ханымга карата балаларны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгәне өчен җинаять эше кузгатыла.
Россия Федерациясе Гаилә Кодексының 61 нче маддәсе нигезендә, ата-аналар балаларының тәрбиясе, сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше өчен җаваплылык тота. Законның бу таләпләренә Чүпрәледә яшәүче ханым буйсынмыйча, 8 айлык улы белән бик дорфа мөгамәләдә булган. Тикшерү материаллары ачыклаганча, 2007 елның 24 нче октябреннән 2008 елның 4 нче февраленә кадәр әлеге ханым даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланган. Бу чорда ул баласын ашатуга битарафлык күрсәтеп, баланың психофизиологик ихтыяҗларын исәпкә алмыйча, аның көн режимын бозган. Балага медицина тикшерүе уздыру буенча да ана медицина хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаган.
Нәтиҗәдә, нәнине тикшергәч, участок табибы бу сабыйда кабатлануга бирелүчән бронхит таба. Аның хәрәкәт системасы бозылуын һәм авырлыгы җитмәвен ачыклый. Моннан тыш, көннәрнең берсендә, алкоголь исереклелеге халәтендә, ана баласының юеш киемнәрен дә алмаштырмыйча, үзенә йокларга комачауламасын өчен, баланы 70-80 градуслы җылыткыч батарея өстенә куя. Нәтиҗәдә, малай сул як арт санының 1-2 дәрәҗәдәге пешүе сыйфатында зыян күрә. Хәзерге вакытта ул Чүпрәле Үзәк район хастаханәсенә госпитализацияләнә. Үз вазифаларын үтәмәгән анага карага җинаять эше ачыла. РФ Җинаять Кодексының 156 нчы маддәсе санкциясе 40 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге җинаять җаваплылыгын, 180 сәгатьлек мәҗбүри эшләрне яки бер елга кадәр төзәтү эшләрен күздә тота, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.




news_right_1
news_right_2
news_bot