news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). X5 Retail Group челтәре һәм “Русь” азык-төлек фондының уртак проекты аша гамәлгә куелган “Мәрхәмәтлелек кәрзине” аша Татарстанның биш районында яшәүче пенсионерлар ярдәм алачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева әйтте.

“Авылларга продукт пакетларын безнең социаль хезмәткәрләр илтәчәк. Чөнки алар үз территориясендәге һәркемне таный һәм аз керемлеләрне дә белә. Без 200 квота билгеләдек. Быел әлеге проектта Казанга якын 5 биш муниципаль берәмлек – Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары катнаша. Киләсе елларга, мохтаҗлар санын исәпкә алып, без географияне киңәйтергә тырышабыз, – диде министр урынбасары.

Искәртеп үтик, 3 март көнне Казанда X5 Retail Group челтәренә керүче 204 - “Пятерочка”, 8 - “Перекресток” һәм 3 “Карусель” кибетендә волонтерлар азык-төлек ярдәме кабул итәчәк. Көндезге 2дән алып, кичке 6га кадәр, теләгән һәркем, аз керемле пенсионерларга ярдәм йөзеннән, продуктлар китерә ала. Җыелган азык-төлек республиканың аз керемле пенсионерларына таратыла. Акциядә катнашу өчен, алда санап үтелгән кибетләрдә, тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва кебек азык-төлек алып, касса янындагы зонада эшләүче волонтерга тапшыру сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot