news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрхүм тележурналист Алексей Кулешов белән хушлашу вакыты билгеле булды

Алексей Кулешов бүген төнлә Казанда шәһәр хастаханәләренең берсендә кырыгынчы яшендә вафат булды.

Мәрхүм тележурналист Алексей Кулешов белән хушлашу вакыты билгеле булды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Танылган Казан тележурналисты Алексей Кулешов белән хушлашу чәршәмбе, 20 мартта, булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Эфир» телекомпаниясеннән Алексей Кулешовның хезмәттәшләре хәбәр итте.

Саубуллашу иртәнге сәгать тугызда Казандагы 7нче хастаханәнең саубуллашу залында узачак. Алексей Кулешовны Яшел Үзәндә җирләячәкләр.

Тележурналист Алексей Кулешов бүген төнлә башкаланың бер хастаханәсендә кырыгынчы яшендә вафат булды

  • Журналист карьерасын Алексей Яшел Үзән телевидениесендә башлый, аннары «СТС-Казан» каналында яңалыклар хезмәтендә корреспондент, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы «Альтернатива» телестудиясендә хәбәрче булып эшли.
  • Алексей Кулешов 15 елдан артык «Эфир» телеканалында эшләде. Ул тамашачыларга «Шәһәр» һәм «Тема» программаларын алып баручы буларак билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100