Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Мәрхәмәт” берләшмәсе социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә эшли
Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан оешкан “Мәрхәмәт” берләшмәсе эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы булды
(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан оешкан “Мәрхәмәт” берләшмәсе эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы булды. Анда берләшмә җитәкчесе Людмила Кузьмина һәм парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова оешма оешканнан бирле башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Билгеле булганча, “Мәрхәмәт” депутат берләшмәсе 2009 елның 24 сентябрендә “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе эчендә, төрле өлкәләрдә дәүләт сәясәтен формалаштыруга хатын-кызлар йогынтысын көчәйтү максатыннан, гамәлгә куелган иде. Аның составына Татарстан парламентындагы бөтен хатын-кыз депутатлары керде. “Мәрхәмәт” берләшмәсе хатын-кызларын балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, белем бирү, аларның физик, рухи һәм әхлакый үсеш алуы, аларны бик тиз үзгәрә торган дөньяга әзерләү проблемалары борчый.
Берләшмә “Мәрхәмәт” дип аталса да, ул хәйриячелек белән шөгыльләнми, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә киңәш биреп, теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә юнәлеш күрсәтә. “Теге яки бу мәсьәлә закон нигезендә хәл итүне сорый икән, ул берләшмә утырышларына фикер алышуга чыгарыла”, - диде Людмила Кузьмина.
Берләшмә җитәкче Людмила Кузьмина сүзләренә караганда, “Мәрхәмәт” әгъзалары узган ел Казанның 18 нче хастаханәсенең ташландык балалар бүлегендә һәм “Здравушка” үзәгендә булганнар. “Здравушка” үзәгендә ата-аналар һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашу вакытында церебраль параличлы балаларга кагылышлы проблемаларның барлыгы ачыкланган. Шуларның иң четереклесе – ел саен авыру балаларның инвалидлыгын яңадан раслату. Билгеле: әлеге чир дәваланмый, шуның өстенә медицина-экспертиза бюросында чиратларда торырга туры килә. “Бәлки бу проблемаларны хәл итү өчен, норматив-хокукый актларга да үзгәрешләр кертергә туры килер”, - диде берләшмә әгъзалары.
Парламентның Социаль комитет рәисе Светлана Захарова сүзләренә караганда, инвалид балалар белән бәйле хәл ителәсе мәсьәләр киңкырлы. Күптән түгел генә ата-аналар белән очрашу вакытында 18 яше тулган инвалид балаларның пенсия алу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу проблема буенча Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе белән берлектә киңәшмә уздыру көтелә. “Мәрхәмәт” берләшмәсе теге яки бу мәсьәләне хәл итмичә, аларны көн тәртибеннән алмау яклы.
Берләшмәнең игътибар үзәгендә шулай ук ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тора. Билгеле булганча, республиканың 2010 ел бюджетын формалаштырганда Светлана Захарова бу категория өчен махсус рәвештә акча карауны сораган иде. Нәтиҗәдә бу ел өчен 70 млн. сум акча тәгаенләнде. Комитет рәисе фикеренчә, ятим яки караучысыз калган балаларның кайберләренең фатиры булырга да мөмкин. Әмма аларның фатирларын сатып җибәрү яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапларның түләнмәгән булу очраклары да бихисап. Бу проблемалар да – берләшмәнең күз уңында.
Хәзерге вакытта “Мәрхәмәт” депутатлары тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары белән очрашулар оештыру, мәктәпләрдә медицина персоналын булдыру, Инвалидлар декадасында “Мәрхәмәтлек” дәресен уздыру һәм башка мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шулай ук Яр Чаллы шәһәренә инвалид балаларны дәвалауга юнәлтелгән “Зөбәрҗәт шәһәр” дип аталган хәйрия проекты тәҗрибәсен өйрәнү өчен бару көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз