news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәрхәмәт” берләшмәсе балалар, хатын-кызлар һәм гаилә проблемаларын хәл итәргә алына

Безнең республика закон чыгару органындагы эшебез балалар, гаилә, хатын-кызлар, көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул итүгә һәм программаларны тәкъдим итүгә ярдәм итәргә тиеш”, - диде ”Мђрхђмђт” берләшмәсе рәисе Людмила Кузьмина

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе составында оештырылган “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары журналистлар белән очрашты. Билгеле булганча, агымдагы елның 24 сентябрендә, Татарстан парламентының хатын-кыз депутатлары төрле өлкәләрдә дәүләт сәясәтен формалаштыруга хатын-кызлар йогынтысын көчәйтү максатынан, үз берләшмәләрен оештыру турында белдерү белән чыкты.
“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә Т.Водопьянова, Г.Еремеева, С.Захарова, А.Захматова, А.Исаева, А.Колесова, Л.Кузьмина, В.Липужина, Л.Маврина, Л.Малыхина, Ф.Мостафина, Р.Ратникова, Г.Табакчи һәм А.Шәрипова керде. Берләшмәнең җитәкчесе итеп ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисенең урынбасары Людмила Кузьмина билгеләнде.
Очрашу башында Людмила Кузьмина билгеләп үткәнчә, дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына 14 хатын-кыз сайланган, аларның алтысы парламентта даими нигездә эшли, бөтенесе дә - “Бердәм Россия” партиясеннән. “Без күп түгел, әмма бердәм, актив көч була алабыз. Безнең республика закон чыгару органындагы эшебез балалар, гаилә, хатын-кызларга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул итүгә һәм программаларны тәкъдим итүгә булышлык итәргә тиеш”, - диде ул.
“Мәрхәмәт” берләшмәсе хатын-кызларын балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, белем бирү, аларның физик, рухи һәм әхлакый үсеш алуы, аларны бик тиз үзгәрә торган дөньяга әзерләү проблемалары борчый. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, берләшмә әгъзалары җәмәгатьчелек, депутатлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары игътибарын әлеге проблемаларга юнәлтү, аларны бергәләп хәл итү өчен тырышачак.
“Мәрхәмәт” берләшмәсе хатын-кызлар кергән башка оешмалар һәм ассоциацияләр белән дә хезмәттәшлек итәчәк. Алар инде Казан шәһәр Думасының “Өмет” берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә. Депутат хатын-кызларның алдагы планнарында ятим балаларны һәм күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, тәрбиягә авыр бирелүче балалар яши торган учреждениеләрдә булу, эчкечелеккә һәм наркоманиягә каршы эш алып бару, хатын-кызларга хокукый ярдәм күрсәтү, аларның физик һәм рухи сәламәтлеген яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга кагылышлы эшләр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100