news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗанигә багышланган күргәзмәдә уникаль документлар тәкъдим ителде

Архивистлар Мәрҗанинең атасы алып барган метрика язуларын, Ш.Мәрҗани үлеме турында метрика кенәгәсен һәм башка документларны тапкан.

Мәрҗанигә багышланган күргәзмәдә уникаль документлар тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсендә Мәрҗанинең фәнни, дини һәм мәгърифәтчелек эшен генә түгел, аның гаилә тормышын да чагылдырган яңа документлар тәкъдим ителде. Чара Казанның “Корстон” комплексында үтте.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова күп кенә материаллар беренче тапкыр күрсәтелүен әйтте. “Күргәзмәгә әзерлек барышында, архивистлар Мәрҗанинең атасы алып барган метрика язулары кебек кыйммәтле документларны ачыклаган. Ш.Мәрҗани үлеме турында метрика язуы табылган”, - диде.

Экспонатлар арасында тәкъдим ителгән документлар:

- Мәрҗанинең “Вафият әл-әслаф вә тәхият әл-ахлаф” әсәре кулъязмасы (Мәрҗанинең укучыларының берсе, дин эшлеклесе Абдурахман Гомәровның шәхси фондында табылган);
- Починок-Березник авылында Мәрҗанинең гаилә составы;
- Мәрҗанинең кызы Бибигалиянең никахы;
- Мәрҗанине Казан татар укытучылар мәктәбенә мөселман һәм дин тәгълиматы буенча укытучы итеп билгеләү, шушы ук мәктәптән эшеннән азат итү турында дело;
- Казан шәһәренең таш җәмигъ мәчетенә мулла итеп билгеләү кебек документлар бар;
- Казан шәһәренең Иске-таш мәчете ахуны Ш.Баһаветдинов (Мәрҗани) тутырган метрика кенәгәсе;
- Ахун Шиһабетдин Баһаветдиновны вазифасыннан азат итү турында дело.

Резеда Шәйхетдинова кайбер уникаль документлар һәм кулъязмалар биргәннәре өчен Башкортстан Милли архивына рәхмәт әйтте.

Чарада Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган анимацион фильм да күрсәтелде. Аның әнисеннән ятим калуы, Бохарага укырга китүе, кызы өчен мәһәр соравы һәм башка фактлар турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Оештыручылар күргәзмәнең Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елына йомгак ясау чараларының берсе булуын әйтте.

  • Шиһабетдин Мәрҗани Казан өязенең Ябынчы авылында (Әтнә районы) 1818 елның 16 гыйнварында туган. Татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле. Гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100