news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы 18 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.

 (Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) Казанның Мәрҗани мәчетендә 18 декабрьдә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы 10.00 сәгатьтә башланачак. Мәүлид Казан ислам көллияте, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте һәм Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче хатын-кызлар курсларында белем алучылар белән берлектә уздырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot