news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Мәрҗани" мәчетенең михрабы төгәл Кыйблага карамый, ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов

Аның әйтүенчә, Кыйбла юнәлешеннән тайпылышлар табигый һәм Шәригать буенча рөхсәт ителә.

"Мәрҗани" мәчетенең михрабы төгәл Кыйблага карамый, ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Мәрҗани" мәчетенең михрабы, төгәл хисапларны исәпкә алганда, туп-туры Кыйблага карамый. Бу хакта Татарстан Республикасы мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә интервью вакытында хәбәр итте.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, Кыйбла юнәлешеннән тайпылышлар табигый һәм Шәригать буенча рөхсәт ителә.

“Без намазга баскан вакытта “Юнәлдем Кыйбла тарафына”, ягъни Кыйбла булган якка, дип әйтәбез. Әгәр дә без Хәрам мәчетендә булсак, ул чакта без “Кыйблага борылдым” дип ният кылыр идек, чөнки аның төгәл урнашуын үз күзләребез белән күргән булыр идек”, - диде ул.

“Борынгы вакытта мәчетләрнең михрабларын якынча Кыйбла тарафына юнәлтеп төзегәннәр һәм барлык Ислам галимнәре моны кабул итә”, - диде Мансур хәзрәт.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot