news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчетендә яшьләрне бәхетле тормыш кору серләренә төшендерәчәкләр

Проектның төп максаты - никахның әһәмиятен аңлату.

Мәрҗани мәчетендә яшьләрне бәхетле тормыш кору серләренә төшендерәчәкләр
архив / Владимир Васильев

 (Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә “Безнең никах” проекты башланды.  Аның төп максаты - мөселман гаиләсендә никахның әһәмиятен аңлату. Проект ачылышында “Татар- информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Әлеге проектның авторы, мәҗлесләр алып баручы Гөлүсә Ахунова әйтүенчә, проект утырышлары ел саен апрель аенда үткәреләчәк. Мәчеткә студентларга, гаилә корырга теләүче яшьләргә килергә мөмкинлек бар.

“Хәзерге көндә күпләр никахка тиешле әһәмият бирми, аны бары тик гореф-гадәт дип кенә кабул итә. Чынлыкта исә никах иң җиңел, ләкин иң мөһим гыйбадәтләрдән санала”, - дип искәртеп узды Исмәгыйль хәзрәт Биккинин.

Кунаклар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең cоциаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова гаиләнең кыйммәтләре турында бәян итте. “Аллаһ гаиләгә бәрәкәт сала һәм шул бәрәкәт гаиләнең ныклыгын тәэмин итә”, - диде ул.

Татар мәҗлесләрен алып баручы Гөлүсә Каюмова белән Луиза Җамалиева никах мәҗлесенең хәзерге көндә татар халык йолаларына туры китереп, бай эчтәлекле, күңелле итеп алып барылуын, хәләл туйларының популярлыгы артуын да әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100