news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчетендә татар мәдәнияте һәм Ислам дине музее ачылачак

Музей экспонатлар җыя башлады, әмма ачылу көне билгеле түгел. Без татар халкының тарихын чагылдырган музей ачарга телибез, ди Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанның Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә кагылышлы музей эшли башлаячак. Бу яңалыкны “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов әйтте.

“Без җомга вәгазьләрендә халыктан музей экспонаты булырдай иске, үзләренә кирәкмәгән әсбаплар сорый башладык. Беренче экспонатларны китерүчеләр дә табылды. Кеше нигездә комганнар, дини китаплар китерә”, - дип сөйләде Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!”, дигән әйтем бар. Татар чиккән сөлгеләр, өстәл япмаларын еш кулланган. Шәлләрне дә инде авыл җирлегендә генә кулланалар. Без татар халкының һәм динебезнең башлангыч чорын чагылдырган музей ачарга телибез”.

Татар халкының мәдәниятен, динен чагылдырудан тыш музей ачуның тагын бер отышлы ягы – туристларны җәлеп итү.

“Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, - диде хәзрәт.

Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренчә, музейның ачылыш тантанасы әлегә билгеле түгел: “Музейга экспонатлар җыя башладык, әмма аның әле ачылу көне билгеле түгел. Музей турында әле күбесе белеп бетерми, шуңа әйберләр аз килә. Безнең кече музей бар, әмма яңасын мәчет янындагы башка бер бинада ачарга теләгән идек. Башка бинада булгач, әйберләр күбрәк кирәк, шуңа без ачылыш тантанасын бераз кичектереп торырга уйладык”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100