news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчетендә корбан сарыкларын алдан квитанция алганнарга гына сатканнар

“Аларны Рамазан ае тәмамлангач ук ала башладылар”, - ди Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Быел Мәрҗани мәчетендә корбан сарыкларын алдан квитанция алган кешеләргә генә саттылар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов әйтте.

Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов квитанцияләр белән корбан сарыкларын сату – чиратларны һәм ызгышларны киметү чарасы, дип белдерде. “Квитанцияләргә язылу Рамазан аеннан соң башланган иде. Кешеләр, алдан ук корбан өчен акчасын түләп, язылып китте. Квитанцияләргә аерым вакыт билгеләнгән иде. 20 минутка 4 сарык чалына. Квитанцияләр бөтен кеше дә берьюлы килмәсен, чират, ызгыш булмасын өчен эшләнелде. Хәзер халык үз вакытында килә дә тыныч күңел белән итен алып кайтып китә. Әлбәттә, күбесе, хәер булсын дип, калдырырга тели. Алар мәдрәсәләргә дә таратылачак. Киләчәктә дә шулай матур үтәр”, - диде Әнсар хәзрәт.

Рәшит Мөхәмәтҗанонов бүген корбанга 3 сарык алырга килгән.

“Сарыкны мәрхүм әни өчен, үзем һәм кызым өчен чалабыз. 3 бәрән бүген – 3 бәйрәм. Бу итләрне хәергә дә өйләшәбез, корбан ашы да уздырабыз. Корбанны ел саен чалып торабыз. Квитанция белән дә ышанычлы. Үз вакытыңда килеп аласың. Шәһәрдән алып булмаган очракта, авылдан ала идек. Анда үз сарыгыңны белеп торасың. Ә монда сарыкның каян килгәне билгеле түгел. Хәзрәт укыгач, бары үз урынына кайтадыр ул. Араларында зурлары да, “куяннары” да бар, һәрберсе 8 меңгә төшә”, - дип сөйләде ул.

“Мин мәетләргә атап чалдырам. Ходай кабул итсен. Минем берничә ел элек газиз улым вафат булды. Мин алдан язылып кайттым. Вакытын да алдан билгеләп куйдым, акчасын да түләдем. Миңа алай уңайлы да, ышанычлы да. Миңа, монда килгәч, сарык булачак дигән ышаныч бар. Күңелемә дә тыныч була. Кайчан килим икән, сарыклар калдымы икән, дип уйламыйм”, - диде Ләбибә Миңнуллина.

Корбан бәйрәменең барлыкка килүе бөек Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим (галәйһи сәлләм) һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһи сәлләм) белән бәйле. Хак Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәрне (галәйһи сәлләм) зур сынау белән сыный – бердәнбер угылын корбан итеп китерергә куша. Ибраһим Пәйгамбәр (галәйһи сәлләм), Аллаһка буйсынып, ул кушканны эшләргә җыенып кына торганда, тавыш ишетә: “Күңелеңә салу аша без сиңа күрсәтеп биргән әмерне икеләнмичә үтәргә булдың. Синнән шунысы җитә. Бу изге гамәлең өчен без синең сынавыңны җиңеләйтербез. Без әнә шулай үзебезгә итәгать иткәннәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (Коръән Шәриф, “ас-Саффат”, 105 нче аять). Бу галәмнәр Раббысы булган Аллаһның беркемнең дә корбанына мохтаҗ булмавын һәм инде әлбәттә кеше үлемен теләмәвен тагын бер кат исбатлый. Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100