news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаетенә 3 меңнән артык кеше килде

Гаеткә килүчеләрнең мең ярымга якыны намазны урамда укыды.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казанның Мәрҗани мәчетендә Корбан гаетен укыдылар. Гаеткә 3 меңнән артык кеше килгән.

Бүген бөтен дөньяда мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел ул 1 сентябрьгә туры килә. Корбан - Аллаһ тарафыннан әмер ителгән, Аңа буйсынуыбызны һәм чиксез нигъмәтләренә рәхмәтле булуыбызны күрсәтә торган изге гыйбадәтләрнең берсе.

"Әл-Мәрҗәни" Җәмигъ мәчетенә мөселманнар 03:17 минутка иртәнге намаз азанына җыела башлады.
Искәртеп үтик, бүген автобуслар 03:30 сәгатьтән йөри башлады.

Бәйрәм вәгазе алдыннан яшь шәкерт Коръән аятләрен ирештерде, ә вәгазьне һәм намазны Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.

"Бүген изге Корбан гаете бәйрәме. Хәзерге вакытта мәчетләрдә намаз укыла. Бу безнең берләшүебезне күрсәтә. Төрлебез төрле милләт булсак та, безне Аллаһ берләштерде", - дип сөйләде вәгазендә Рамил хәзрәт.

"Бу - безнең елына бер тапкыр көтеп алынган бәйрәмебез. Корбан гаете -  безнең чистарынуыбыз. Бүгенге көндә дә без бу бәйрәмгә зур игътибар юнәлдерергә тиешбез. Мәчетләребез 24 сәгать ачык, кибетләрдә хәләл ризыклар бар. Боларның кадерен аңлап яшәргә кирәк. Әби-бабаларыбызга бу бәхет тәтемәде", - диде хәзрәт.

Гает намазы башкаларыннан аерылып тора, шуңа "Әл-Мәрҗәни" имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов намазны ниятләп күрсәтте.

Намазга килүчеләрнең яртысы мәчет эченә сыеп бетә алмады, шуңа алар намазны урамда укыды. Барлыгы 3 меңнән артык кеше килде.

Корбан бәйрәменең барлыкка килүе бөек Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим (галәйһи сәлләм) һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһи сәлләм) белән бәйле. Хак Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәрне (галәйһи сәлләм) зур сынау белән сыный – бердәнбер угылын корбан итеп китерергә куша. Ибраһим Пәйгамбәр (галәйһи сәлләм), Аллаһка буйсынып, ул кушканны эшләргә җыенып кына торганда, тавыш ишетә: “Күңелеңә салу аша без сиңа күрсәтеп биргән әмерне икеләнмичә үтәргә булдың. Синнән шунысы җитә. Бу изге гамәлең өчен без синең сынавыңны җиңеләйтербез. Без әнә шулай үзебезгә итәгать иткәннәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (Коръән Шәриф, “ас-Саффат”, 105 нче аять). Бу галәмнәр Раббысы булган Аллаһның беркемнең дә корбанына мохтаҗ булмавын һәм инде әлбәттә кеше үлемен теләмәвен тагын бер кат исбатлый. Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100