news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты

Мөселманнар 4 номинациядә көч сынаша алды.

Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә “Азан авазы” исемле азан әйтү бәйгесе узды. Бәйгедә 80гә якын кеше катнашты.

“Мондый бәйгеләр турында без хыяллана гына идек. Бүген без мәчетләребезгә җыела алабыз. Балалар, бүген сез “Азан авазы” бәйгесенә җыелдыгыз. Беләм, сезнең күбегез башка конкурсларда катнаша, футбол, хоккей уйный. Алга таба да вакытыгызны бушка уздырмагыз”, - диде Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

7-12, 13-18 һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булганнар өчен әзерләнгән номинацияләрдә һәркем катнаша алды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотожурналисты Салават Камалетдинов, әлеге бәйгедә катнашып, үз көчен сынап карады. “Мәрҗани” балалар үзәгенә йөрүче шәкертләр өчен аерым номинация дә әзерләнгән иде.

Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Жюри әгъзалары, җиңүгә кандидатларга кабат азан әйттереп кенә, аларның төгәл урыннарны билгели алды.

Җиңүчеләр һәм катнашучыларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100