news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләре булган яшьләрне Мәрҗани мәчетенә чакыралар

Кичә дәвамында яшьләр чәй өстәле янында никах буенча сорауларга җаваплар алачак, татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышачак, вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлаячак, викториналарда катнашачак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, Рәҗәб аеның икенче көнендә, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә кичке биштә (17.00) «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу узачак. Әлеге очрашуга өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләре булган яшьләр, балаларын олы тормыш юлына озатучы әти-әниләр чакырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе никахлашкан көн — Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан үткәрелә.

Катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, мәчет имамнары Ансар хәзрәт Мифтяхов, Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, танылган алып баручы, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков сәламләячәк.

Кичә дәвамында яшьләр чәй өстәле янында никах буенча сорауларга җаваплар алачак, татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышачак, вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлаячак, викториналарда катнашачак.

Очрашу барышында хәзрәтләр яшь парларга шәригать кануннары буенча гаилә коруның мөһимлеге, никахның шартлары, тәртипләре турында мәгълүмат җиткерәчәк. Чарада гаилә институтын ныгыту мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең ышаныч телефоны хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100