news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчете ифтар ризыгы тарату өчен волонтерлар эзли

Мәчет һәркөнне йөз кешене ифтар ризыгы белән тәэмин итә.

Мәрҗани мәчете ифтар ризыгы тарату өчен волонтерлар эзли
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәрҗани мәчете Рамазан аенда мохтаҗларга ифтар ризыгы таратуны оештырган. Ризыкларны таратуда ярдәм итү өчен волонтерлар кирәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете имамы Ансар Мифтәхов әйтте.

«Карантин вакытында, халыкны чакырып, ифтар үткәрә алмыйбыз. Шуңа күрә, үзебезнең иганәчеләр ярдәме белән, ифтар ризыкларын таратуны башладык. Волонтерларыбыз һәркөнне йөз кешегә ифтар ризыгы тарата. Ризык китерүне шалтыратып сораучылар саны көннән-көн арта, шуңа тагын да волонтерлар кирәк», — дип сөйләде Ансар хәзрәт.

Мәчет имамы волонтерлар ярдәме генә түгел, иганәчеләр ярдәме дә кирәк булуны әйтеп үтте. Ярдәм күрсәтү өчен 8-927-249-16-31 номерына мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100