news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани фонды коллекциясеннән рәсемнәр «Мәскәү – Казан – Мәскәү» күргәзмәсендә урын алачак

Рәссамнарның игътибар үзәгендә - Татарстан һәм аның башкаласы.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан вокзалында "Патша манарасы" галереясында 28 февраль-25 март көннәрендә «Мәскәү – Казан – Мәскәү» күргәзмәсе эшләячәк. Бу хакта Россиядә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

Күргәзмәдә 20ләп рәссамның эше күрсәтеләчәк. Монда Мәрҗани фонды коллекциясеннән дә, шәхси архивлардан да картиналар урын алачак. Рәссамнарның игътибар үзәгендә  - Татарстан һәм аның башкаласы.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Алексей Васильев, Ләлә Гыймадиева, Икуру Куваджима, Галина Леонова, Саша Маник, Максим Месяц, Николай Онищенко, Павел Отдельнов, Александр Скобеев, Валерий Скобеев, Виталий Скобеев, Тимур Хадеев, Ильгизар Хасанов, Антон Цимерман.

news_right_1
news_right_2
news_bot